-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Салават районында балалар бакчасы белән яңа мәктәп ачылачак

Салават районында мөһим һәм озак көтелгән социаль объектны төзү «Демография» гомумдәүләт проектын һәм республиканың максатлы инвестицион программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Мәктәп - 80 укучыга, ә балалар бакчасы 40 балага исәпләнгән.

Салават районында балалар бакчасы белән яңа мәктәп ачылачак
Салават районында балалар бакчасы белән яңа мәктәп ачылачак
Әлеге объектны төзүнең дәүләт заказчысы - республиканың капиталь төзелеш идарәсе. Генераль подрядчы - "Геострой " җәмгыяте. Бина өч блоктан тора. Үзәк ике катлы блокта урта мәктәп һәм балалар бакчасының төп уку биналары урнашкан.

Көнбатыш яктан төп корпуска ике катлы ашханә һәм административ бүлмәләр блогы, шулай ук киенү-чишенү бүлмәләре булган спорт залы блогы кушылган.

Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура министрлыгында Салават районының Лаклы авылында мәктәп, балалар бакчасының эчке һәм тышкы бизәлешен төзү буенча төп эшләр төгәлләнде, дип сөйләделәр. Хәзер эшчеләр балалар бакчасы белән берләштерелгән мәктәп территориясен төзекләндерүгә керешәләр. Балалар учреждениесен яңа уку елына ачарга планлаштыралар.

Фото: Салават районы хакимияте сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: