+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бала исән-сау туган

Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә бөер күчереп утыртылган хатын сәламәт бала тудырган.

bashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Аның авырлыгы - 2630 грамм, буе - 48 сантиметр.

2010 елда пациентның бердәнбер бөеренең хроник ялкынсыну авыруы сәбәпле, аңа бу орган күчереп утыртылган. Күп еллар дәвамында хатын трансплантологларда, нефрологларда күзәтелә, махсус терапия ала.

Ниһаять, ул бала табарга планлаштыра һәм күптән көтелгән сабый дәваханәнең бала тудыру йортында дөньяга килгән. Чара "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында уза.

- Элегрәк мондый хатын-кызлар" йөклелек һәм бала табу авырлыгының катлаулылыгы һәм ешлыгы югары булу сәбәпле, Мәскәү шәһәренең федераль үзәкләренә җибәрелә иде. Ул бөер трансплантацияләнгәннән соң әни булган - бу әни Русиядә шундый - унынчы, республикада беренче хатын, - диде учреждениенең баш табибы Шамил Булатов.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: