+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Балалар сәламәтлеген кайгыртып

Гафури районының Сәетбаба авылында хоккей тартмасы ачылачак.

Балалар сәламәтлеген кайгыртып
Балалар сәламәтлеген кайгыртып
Биредә «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектын һәм «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» төбәк проектын гамәлгә ашыралар.

Авыл мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта хоккей тартмасы барлыкка килде. 20х40 квадрат метр зурлыгындагы мәйдан файдалануга тапшыруга әзер диярлек. Гандбол һәм мини-футбол уеннары өчен капкалар урнаштырасы гына калган.

"Хоккей спортын үстерергә күптән вакыт иде, без яшьләребез сәламәтлеген кайгыртырга тиеш, шуңа да команда булдырачакбыз", - дип, үз планнары белән уртаклашты Сәетбаба авыл Советы башлыгы Венер Кунафин.

Фото: Лариса Дәүләтшина

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: