Ул "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты ярдәмендә Ленин исемендәге мәйдан янында барлыкка килде. Территория төзекләндерелгән - заманча эскәмияләр куелган, янәшәдә урам яктырткычлары һәм асылмалы таганнар урнаштырылган.
Кичә биредә шәһәр һәм район хакимияте хезмәткәрләре газон утырту өчен җирне тигезләде, тротуарларны себерде һәм чүп-чар җыйды. Кыскасы, әйләнә-тирә мохитнең чисталыгына һәм матурлыгына өлеш керттеләр.
«Бүген без алга таба үсентеләр утырту өчен түтәлләргә китерелгән кара туфракны салдык. Бу эшне Ленин урамының бөтен озынлыгы буенча планлаштырабыз. Өмәләргә офислары һәм сәүдә нокталары үзәк урамның җәяүлеләр зонасы буенда урнашкан бизнес-берләшмәләр, шулай ук предприятие, учреждение хезмәткәрләре дә җәлеп ителәчәк", - диде Дүртөйле шәһәр хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Ирек Хәмидуллин.
Эш атнасы шулай уңышлы тәмамланды.
Фото: Гөлшат Гайсина