+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Аркада" өчен - тегүчеләр

12 августта 24 кеше "Санлы җиһазлар белән тегү җиһазлары операторы компетенциясе" һөнәри әзерлек программасы буенча укуга кереште. Барлык укучылар да - «Аркада» сәнәгать берләшмәсенең эш киемнәре җитештерү буенча автоматлаштырылган тегү фабрикасының булачак хезмәткәрләре.

"Аркада" өчен - тегүчеләр
"Аркада" өчен - тегүчеләр

- Укулар өч яклы килешү кысаларында үткәрелә: эш бирүче - уку үзәге - эшсез кеше, бу эшкә урнашу гаранты булып тора. Югары квалификацияле остазлар җитәкчелегендә тыңлаучылар аерым детальләрне, технологик узелларны һәм автоматик тегү машиналары ярдәмендә кием тегү алымнарын үзләштерәчәк, - дип сөйләде халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәтенең уку үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Светлана Кадымова.

Укулар «Демография» гомумдәүләт проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында Русия Федерациясе Президенты каршындагы Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм Башкортстанның өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе арасында төзелгән «Халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт хезмәте уку үзәге» дигән килешү нигезендә тормышка ашырыла.

Заманча производствода санлаштыруны исәпкә алып, һөнәри әзерлек буенча укыту программасы тегү автомат машиналарына хезмәт күрсәтү өлкәсендә компетенцияләрне һәм күнекмәләрне үстерүгә юнәлтелгән.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: