Бәләбәй шәһәре стадионында "Спорт - тормыш нормасы" төбәк проектының "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында район хакимиятләренең финанс идарәләре хезмәткәрләре арасында "Күңелле стартлар" спорт ярышлары булды. Ярышларда 4 команда катнашты: Бәләбәй, Бишбүләк, Әлшәй һәм Миякә районнарыннан.
Командалар үзләренең «визит карточкаларын» тәкъдим итте, шулай итеп көндәшләрен сәламләде.
Катнашучылар җиңел атлетика, урыннан озынлыкка сикерү, катнаш, "Крокодильчики" балалар эстафеталары, баскетбол буенча көч сынашты. Финанс идарәләре хезмәткәрләренең балалары да актив булды. Барлык этаплар да киеренке көрәштә узды.
Урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урында - Бишбүләк, икенчедә - Миякә, өченчедә Бәләбәй районнары.
Фото: Бәләбәй шәһәре хакимиятенең сайтыннан.