Барлык яңалыклар

Хыяллар тормышка аша

Калтасы районы үзәгендә “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында тротуар яңартылачак.

Хыяллар тормышка аша
Хыяллар тормышка аша

Проектның төп максаты - халык өчен шәһәр мохитенең уңайлылыгын һәм сыйфатын арттыру.

Калтасы авылында Карл Маркс урамында, Күпфункцияле үзәк офисы каршында тротуар төзекләндерелә. Бу - зур булмаса да, иң кирәкле төзелеш.

Биредәге халык яңгырдан соң чиста тротуар буйлап үтәргә күптән хыяллана. Инде плитәләрне салалар. Тиздән калтасылыларның хыялы тормышка ашачак.

Фото: Илшат Шәймиев.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в