-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Виртуаль концерт залына рәхим итегез!

Сентябрь ахырында Нефтекама дәүләт филармониясендә виртуаль концерт залы ачыла.

Виртуаль концерт залына рәхим итегез!
Виртуаль концерт залына рәхим итегез!

«Мәдәният» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында кирәкле мультимедиа җиһазлары кайтарылды. Трансляцияләрне оештыру өчен мультимедиа экраны, компьютер, санлы микшер пульты, актив сабвуфер, акустик система, сәхнә конструкцияләре сатып алынды.

Хәзерге вакытта филармониядә заманча җиһазлар урнаштыру буенча эшләр алып барыла. Концерт залын җиһазлау аудио-визуаль җиһазларның тулы бер комплексын урнаштыруны үз эченә ала.

"Виртуаль зал ачылу - безнең өчен чын мәгънәсендә мөһим вакыйга. Виртуаль концерт залы ул - чын-чыннан тере концерт карый алу, филармониядә булу һәм безнең учреждение залында бөек башкаручыларның музыкасын ишетү мөмкинлеге. Аның барлыкка килүе классик музыка белән кызыксынуны арттыруга, рухи үсешкә, яшь буынга дөньяның иң яхшы башкаручылары иҗаты белән танышырга ярдәм итәчәк. Заманча техника белән махсус җиһазландырылган зал ярдәмендә тыңлаучыларның филармония концертларында чын-чынлап катнашу мөмкинлеге барлыкка киләчәк", - диде Нефтекама дәүләт филармониясе директоры Ринат Гайсин.

Яңа заманча технологияләр кертү «Мәдәният» гомумдәүләт проекты ярдәмендә мөмкин булды.

Виртуаль концерт залы Нефтекама дәүләт филармониясе базасында Зур концерт залында эшләячәк. Аны ачу 2021 елның 30 сентябренә планлаштырылган.

Фото: om-saratov.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: