+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Безнең бакча - иң матуры

Башкала янындагы авылда 220 урынлык балалар бакчасы үз ишекләрен ачты.

Безнең бакча - иң матуры
Безнең бакча - иң матуры

Уфа янында урнашкан Алексеевка авылында балалар бакчасын төзү ике ел элек «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында башланган.

Әлеге балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Балачак планетасы» дип атала. Якындагы территориядә - иркен, заманча спорт мәйданчыклары һәм ял зоналары урнашып, алар барлык хәвефсезлек таләпләренә җавап бирә. 10 төркем сабыйлары өчен - актлар һәм гимнастика заллары бар. Бакча 220 балага исәпләнгән.

Быел Башкортстанда барлыгы 23 балалар бакчасы ачылган һәм реконструкцияләнгән. Шулай ук, республикада «Мәктәпкәчә белем бирү сертификаты» программасы уңышлы гына эшләп килә, ул ата-аналарга баланы коммерция балалар бакчасына йөртергә, әмма муниципаль хезмәт хакы буенча түләргә мөмкинлек бирә. Эшкуарларга аерманы дәүләт кайтара. Сертификатны программада теркәлгән шәхси балалар бакчасы өчен түләүгә генә тотарга мөмкин. Тулырак мәгълүматны муниципалитет хакимиятендә белергә була.

Фото: eisot.ru

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: