«Торак һәм шәһәр мохите» гомудәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән.
Балтач районы хакимиятендә хәбәр итүләренчә, тиздән Иске Балтач авылының Комсомол урамы буенча урнашкан авария хәлендәге сигез фатир хуҗалары яңа торак алачак. Аларга Салават Юлаев урамындагы яңа йортта аерым керү урыны булган фатирлар биреләчәк.
«Гомумдәүләт проекты ярдәмендә без районда тузган торак мәсьәләсен ябабыз. 2019 елда 38 кеше яңа фатир алды. Шушы көннәрдә тагын 23 кеше яңа фатирлар ачкычы алачак. Хәзер биредә якын-тирә территорияне төзекләндерү эшләре бара", - дип сөйләде хакимият башлыгының төзелеш һәм тормыш-көнкүреш мәсьәләләре буенча урынбасары Шамил Әхмәдуллин.
Фото: Балтач районы хакимиятеннән.