+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бөредә яңа поликлиникалар төзелә

Бөредә тиздән яңа балалар һәм өлкәннәр поликлиникалары булачак. Алар «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында планлаштырылган.  

Бөредә яңа поликлиникалар төзелә
Бөредә яңа поликлиникалар төзелә

Бөредә тиздән яңа балалар һәм өлкәннәр поликлиникалары булачак. Алар «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында планлаштырылган.

Бөредәге 400 кешегә исәпләнгән балалар һәм өлкәннәр поликлиникалары биналарын төзү график буенча бара, төп эшләрне бу ел ахырына тәмамлау планлаштырыла.
Бөре районы халкы соңгы елларда арта, шуңа күрә биредә яңа поликлиникалар кирәк. Өстәвенә, гамәлдәгеләр 1913-70 елларда төзелгән. Һәм, әлбәттә,медицина ярдәме күрсәтүнең заманча стандартларына тулысынча туры килми. Төзелеп килүче дүрт катлы бинада түбә ябу, штукатурлау эшләре тәмамланган, лифтлар урнаштырылган, тышкы һәм эчке газ һәм су белән тәэмин итү, җылыту системалары монтажланган, тышкы канализация сузу эшләре тәмамланган. Стеналар беренчел буялган, кабинетларда плитка җәю һәм ишекләр кую башланган.
Җитештерү участогы җитәкчесе Ренат Вәлиев әйтүенчә, бер үк вакытта электр белән тәэмин итү, видеокүзәтү системаларын, вентиляцион һәм климат җиһазларын, автоном янгын сигнализациясен, телефон һәм интернет линияләрен монтажлау бара.
Яңа медицина учреждениеләре “Сакчыл поликлиника” һәм “Ачык регистратура” форматларында эшләячәк һәм медицина хезмәтләрен хәвефсез һәм уңайлы шартларда күрсәтәчәк.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: