+19 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Виртуаль концерт залы яңа мөмкинлекләр ача

Нефтекама филармониясендә виртуаль конерт залы урнаштырачаклар. Яңа аппаратура алу “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында мөмкин булды.

Яңа заманча җиһазлар филармониянең зур залында урнаштырылачак.
Мультимедияле җиһазлар тамашачыларда башка төбәкләрдәге һәм илләрдәге концертларда булу эффекты тудырачак. Виртуаль концерт залын ачу сентябрь ахырына планлаштырылган.
Нефтекама дәүләт филармониясе директоры Ринат Гайсин әйтүенчә, мондый заманча концерт залы ачылу Нефтекама филармониясе һәм республиканың барлык төньяк-көнбатышы өчен зур вакыйга булачак. Бу бөек башкаручыларның тере концертын карау мөмкинлеге бирәчәк. Халыкта классик музыкага карата кызыксыну артачак, яшьләр дөньяның иң яхшы башкаручыларының иҗаты белән таныша алачак.

Фото: om-saratov.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: