+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстан делегациясе Таҗикстанга бизнес-миссия белән килде

"Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстан Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитетының беренче урынбасары Лена Изотова җитәкчелегендәге делегация Таҗикстан Республикасына бизнес-миссия белән килде.

Башкортстан делегациясе Таҗикстанга бизнес-миссия белән килде
Башкортстан делегациясе Таҗикстанга бизнес-миссия белән килде

Делегация республикаларның тышкы икътисади элемтәләрен ныгытуга һәм предприятиеләрнең чик буе элемтәләрен үстерүгә ярдәм итәргә ниятли.

- Башкортстан белән Таҗикстанның төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек тарихы бай. 2020 ел башында безнең республикага Таҗикстан Республикасының Хатлон өлкәсе делегациясе килде. 2021 елның мартында Уфада Таҗикстан Республикасы Генераль консулы С.Д. Эмом белән очрашу нәтиҗәләре буенча билгеләнгән планнарны гамәлгә ашыру максатында хәзер безнең делегация тышкы икътисади элемтәләрне алга таба үстерү өчен китте, - дип билгеләде Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева.

18-20 августта делегация җитәкчесе «Башкортстан Республикасы экспортны яклау үзәге», «Көньяк-Урал бизмәннәр заводы», «Химреактивснаб», «Контроль пакеты», «Радойл», «Альтернатива экспресс», «Гидравлика» Уфа агрегат предприятиесе» , «Техмашсервис» җәмгыятьләре вәкилләре белән берлектә Таҗикстанның Согди өлкәсе җитәкчелеге һәм эшкуарлары белән очрашачак, «Сугд» һәм «Дангара» махсус икътисади зоналары эшчәнлеге белән танышачак, Башкортстан һәм Таҗикстанның сәүдә-икътисади хезмәттәшлеге мәсьәләсе буенча “түгәрәк өстәл” уздырачак, шулай ук потенциаль контрагентлар белән B2B-очрашулар оештырачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: