+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Олимпиада призеры белән очрашты

"Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында Дүртөйле шәһәренең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Токиода узган Олимпия уеннарының бронза призеры белән очрашты.

Спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Олимпиада призеры белән очрашты
Спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Олимпиада призеры белән очрашты
Семилетка авылында "велоспорт" секциясендә тәрбияләнүчеләр трек велосипедчысы, Европа чемпионатлары призеры, Русиянең атказанган спорт мастеры Гөлназ Хатунцевада кунакта булды.

Гөлназ балалар белән шатланып очрашты, кызыксындырган сорауларга җавап бирде, Олимпия уеннарыннан алган тәэссиротлары белән уртаклашты. Ул балаларга үз максатларына ирешергә, тренер белән бердәм булырга һәм үзләренең сәламәтлеге турында кайгыртырга киңәш итте.

Гөлназ Хатунцева Мария Новолодская белән Олимпия уеннарында мэдисон дисциплинасында велотректа бронза медаль яуладылар.

Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: