+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

72 якташыбыз эшле булган

Мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итүче республика кешеләре — 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнар, декрет ялында, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге бала тәрбияләүче һәм хезмәт урыны бумаган хатын-кызлар бушлай өстәмә һөнәри белем үзләштерә ала. Укулар халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре тарафыннан «Демография» гомүмдәүләт проекты буенча федераль бюджет акчалары исәбенә үткәрелә.

72 якташыбыз эшле булган
72 якташыбыз эшле булган

"Чараны гамәлгә ашыру хезмәт базарындагы катлаулы хәлдә калган гражданнарга ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк. Алар бушлай һөнәри белем алуны һәм хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру өчен кирәк булган өстәмәләрне алачак, — дип билгели гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников. — Бүгенге көндә мәшгульлек үзәкләре программа буенча бер меңнән артык эшсез гражданны укытуга җибәрде. Аларның 256сы укуларын тәмамлаган инде, ә 72 кеше эшкә урнаштырылган».

Республикада 2024 елга кадәр чорга аерым категорияләрдәге гражданнарның һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирү программасын тормышка ашыруның ике төбәк операторы билгеләнде. Алар Башкортстанның алдынгы һөнәри әзерлек үзәге, «Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия)» федераль операторы һәм Уфа дәүләт нефть техник университеты, "Томск дәүләт тикшеренү университеты» федераль операторы белән хезмәттәшлек итә.

Укулар төбәк хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча укыту үзәкләре сыйфатында сайлап алынган югары уку йортлары, колледжлар, уку үзәкләре тарафыннан уздырыла.

Программа көндезге һәм читтән торып уку, дистанцион укыту формаларын да күздә тота. Арсеналда һөнәри эшчәнлекнең төрле өлкәләреннән 160тан күбрәк компетенция буенча 600дән артык кыска белем бирү программалары эшли. Гамәли күнекмәләрне үзләштерүгә уку вакытының 70 проценттан артыгы бирелә. Барлык программалар буенча укуларны сертификаты булган укытучылар — «Ворлдскиллс» экспертлары алып бара.

Фото: ustaliy.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: