-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Балалар матур сөйләшсен!

Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” һәм “Демография” гомумдәүләт проектлары буенча республикада күп эшләр башкарыла.

Балалар матур сөйләшсен!
Балалар матур сөйләшсен!
Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” һәм “Демография” гомумдәүләт проектлары буенча республикада күп эшләр башкарыла.

Яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә. Шулай ук балаларны һәрьяклап үстерү өчен дә зур игътибар бирелә.

Мәсәлән, Бөренең бер балалар бакчасында интерактив логопед кабинеты ачылды. Ул заманча җиһазлар, кирәкле материаллар белән тәэмин ителгән.
Кабинетта фәһемле уеннар өчен сенсор датчиклар да бар. Бу “Мәгариф” гомумдәүләт проекты ярдәмендә отылган грант нәтиҗәсендә мөмкин булды. Моннан алда шул грант исәбенә бакчада психолог кабинеты җиһазландырылган иде.

Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре конкурста дүртенче ел рәттән катнаша.

Фото: academy-tt.com


Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: