-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Юл буе сервисы үсешә

Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгында юл буе сервисы өлкәсендә 130 миллион сумлык ике инвестиция проекты каралды. Объектларны Уфа районында төзү күздә тотыла.  

Юл буе сервисы үсешә
Юл буе сервисы үсешә

Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгында юл буе сервисы өлкәсендә 130 миллион сумлык ике инвестиция проекты каралды. Объектларны Уфа районында төзү күздә тотыла.

- Беренче комплекс үз эченә автомобильләргә газ ягулыгы тутыручы компрессор станциясен һәм мини-маркетны алачак. Инвестицияләр күләме 80 миллон сум тәшкил итәчәк. Объект Уфа районындагы «Дим - Затон» төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлы буенда урнашачак, - дип билгеләде Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.

Икенче проект Уфа районының Зубово авылында юл буе сервисының күпфункцияле комплексын төзүне күздә тота. Инвестицияләр күләме 50 миллион сумнан артык булачак. Проект үз эченә кафе, кибет, автомойка, шиномонтаж һәм техник хезмәт күрсәтү станциясен ала. Социаль нәтиҗә 2024 елга 25 яңа эш урыны булдыруда чагылыш табачак.

- Инвестор түбәндәге ярдәм чараларын алырга дәгъва итә ала: җир участогын арендага бирү, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектларын төзүгә киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр, - дип билгеләп үтте Алексей Гусев.

Ике проект буенча да аларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү турында карар кабул ителде. Киңәшмәдә шулай ук Уфа районы хакимияте, Башкортстанның Үсеш корпорациясе вәкилләре катнашты.

Хәзерге вакытта 57 инвестор белән хезмәттәшлек оештырылды, инвестицияләрнең гомум күләме - 6,1 миллард сум, «Инвестиция сәгате» утырышларында юл буе сервисы өлкәсендә 4,6 миллиард сум булган 23 инвесторның проектлары каралды.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: