+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Коррекцион мәктәпләр базасы яңартыла

Башкортстанда ил Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысларында республикадагы ике коррекцион белем бирү оешмасында матди-техник база яңартыла.

Коррекцион мәктәпләр базасы яңартыла
Коррекцион мәктәпләр базасы яңартыла

Республикадагы ике коррекцион белем бирү оешмасындагы эшләр Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Ике мәктәпне җиһазландыру өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 14 миллион сумнан артык акча бүленгән.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар өчен Белорет коррекцион мәктәбендә һәм Стәрлетамак шәһәренең 25нче коррекцион мәктәбендә барлык сатып алу процедуралары үткәрелгән, мәктәпләргә яңа җиһазлар кайтарыла башлаган инде.

Сатып алу нәтиҗәләре буенча барлыкка килгән экономия, Русия Мәгариф министрлыгы белән алдан килешенеп, хезмәт кабинетларын, тегү остаханәләрен җиһазлау өчен файдаланылачак.

Фото: gtrk.tv

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: