Биредә интерактив зоналар һәм күңел ачу мәйданчыклары барлыкка килә. Киләчәктә әлеге объект Бүздәк халкы һәм кунаклары өчен яраткан ял итү урыны булачак.
Үткән елда Бүздәктә «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» программасы кысаларында «Төньяк» бистәсендә ял һәм спорт паркын төзекләндерү буенча масштаблы эшләр башланган иде. Бу программа район территориясендә «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга актив ярдәм итә.
Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белгечләре проектның этаплап - ике ел дәвамында тормышка ашырылуы турында сөйләде. Узган елның төзелеш сезонында резина өслекле футбол кыры, коймалар һәм балалар өчен уен комплексы төзелгән. Ял һәм спорт паркын төзекләндерүнең икенче этабы йөгерү һәм җәяүлеләр өчен юллар, резина өслекле баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары, шулай ук бәдрәф кабиналары, электр яктырту, эскәмияләр һәм чүп-чар урналары урнаштыру белән бәйле.
Бүдәк районы хакимиятендә, хәзерге вакытта подрядчы оешма төзекләндерү буенча төп чараларны төгәлли, муниципаль контракт шартлары нигезендә барлык эшләр дә агымдагы елның 1 октябренә кадәр төгәлләнергә тиеш, дип билгеләп үттеләр.
Фото: Бүздәк районы хакимияте сайтыннан