-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уҗым чәчү сабырлык таләп итә

Эссе һава торышы аграрийлар эшенә төрлечә зыян сала.

Уҗым чәчү сабырлык таләп итә
Уҗым чәчү сабырлык таләп итә

Быел республикада уҗым культураларын чәчү планы 600 мең гектар тәшкил итә, дип ассызыклады Хөкүмәт вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә. Әмма һава торышы инде үз төзәтмәләрен кертте. Күпчелек игенчеләр, туфракта дым булмау сәбәпле, чәчүне башламый. Әле барысы да югалтуга дучар ителмәгән, уңай һава шартларында эшләнгәннәрне кайтарып алырга мөмкин.

- Муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы предприятиеләре эш планнарына туры китереп, уҗым культуралары чәчүдә 2 меңгә якын агрегат катнашачак, шул исәптән 816 чәчү комплексы, - диде Илшат Фазрахманов. - Аларны рациональ кулланганда, һава шартларына карап, 9-10 календарь көн эчендә эшләрне төгәлләргә мөмкин.

Әлегә көзге чәчүне 41 районда башкаралар. 61 мең гектарда яисә планлы мәйданның 10 проценты чәчелгән (план буенча - 600 мең гектар).

Уҗымнарны чәчүне, агротехнологик таләпләр нигезендә, 20 сентябрьгә тәмамларга кирәк, дип искәртте вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры.

Шулай да борчыларга иртәрәк әле. "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты кысаларында алынган техника һәм башка җайланмалар уҗым чәчүне кыска гына вакыт эчендә башкарырга ярдәм итәчәк. Шуңа да аграрийлар көннәр бераз суыну белән бу эшкә ныклап тотынырга әзерләнә.

#национальныепроекты

Фото: agriculture.bashkortostan.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: