+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Тәтешлелеләр шифалы сулы булды

22 августта Тәтешле районының Беләш авылында, «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында сатып алынган автоклубны файдаланып, бәйрәм чарасы үткәрелде.

Тәтешлелеләр шифалы сулы булдыТәтешлелеләр шифалы сулы булды
Тәтешлелеләр шифалы сулы булды
"Сәламәт авыл" проекты кысаларында ремонттан соң «Шифалы су» чишмәсе ачылды. Авыл халкына котлау сүзе белән район хакимияте башлыгы Фәнур Шәйхисламов мөрәҗәгать итте . Ул чишмәне төзекләндергән Беләш авылында туып-үскән Илмир Гафиуллинга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Чишмә ачылганнан соң, бәйрәм авыл клубы территориясендә дәвам итте. Мәдәният йорты автоклубы артистлары халыкны һәм кунакларны матур концерт программасы белән шатландырды, аларга күтәренке кәеф бүләк итте.

- Безнең өчен бик матур бәйрәм оештырылды. Автоклуб ярдәмендә артистларның чыгышы безне бик сөендерде, - ди шушы авылда яшәүче Айнур Хисаев.

Фото: Рөстәм Фәрхетдинов.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас