-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“ФАП”лар яңгыры дәвам итә

Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү - «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының өстенлекле бурычларының берсе, аны тормышка ашыруда Авыргазы районы хакимияте үзәк район дәваханәсе белән берлектә актив катнаша.  

“ФАП”лар яңгыры дәвам итә
“ФАП”лар яңгыры дәвам итә

Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү - «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының өстенлекле бурычларының берсе, аны тормышка ашыруда Авыргазы районы хакимияте үзәк район дәваханәсе белән берлектә актив катнаша.

Вакытның катлаулы булуына карамастан, биредә авылларда социаль объектлар ачу өчен акча һәм мөмкинлекләр табалар. Бу район хакимиятенең активлыгына һәм яңа башлангычларга өстенлек бирүенә дә бәйле. Һәм менә чираттагы нәтиҗә. Төбәк программасы кысаларында районда тагын ике фельдшер-акушерлык пункты (Балыклыкүл һәм Мәнү авылларында) төзү планлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Авыргазы районында 5 яңа ФАП ачылды: Усман, Тукай, Иске Ибрай, Таштамак һәм Корманай авылларында. Якты, җылы, уңайлы модульле ФАПлар барлык заманча таләпләргә һәм санитар нормаларга җавап бирә.
ФАП — ул кешеләр белән янәшә урнашкан беренчел сәламәтлек саклау звеносы. ФАПны ачу халыкка янәшәдә табиб барлыгына ышаныч бирә. Ә үз авылыңдагы фельдшер гаиләңне, аларның проблемаларын белә, һәрвакыт ярдәм итәчәк. Шуңа күрә Авыргазы районында беренчел медицина ярдәме күрсәтү өлкәсен модернизацияләүгә зур игътибар бирелә.

Фото: news.myseldon.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: