Караиделдә "Прибрежный" паркын төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Тапшыру август ахырына билгеләнгән. Иҗтимагый киңлекне «Заманча шәһәр тирәлеген формалаштыру» гомумдәүләт проекты кысаларында тәртипкә китерәләр. Ике ел эчендә нинди эш башкарылган һәм су янында парк ничек булачак?
"Прибрежный" паркы – саф һавада йөрү өчен генә түгел, скандинавча йөреш белән шөгыльләнү өчен дә яраткан урын”, — ди Караиделдә яшәүче Лилия Вершинина. Ә төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң биредә тагын да уңайлырак булырга тиеш, дип саный Караиделедә яшәүче ханым. Ул әйтүенчә, парк элек тә булган, әмма җәяүлеләр өчен мәйданчыклар, коймалар һәм архитектура формалары искергән. Узган ел «Заманча шәһәр тирәлеген формалаштыру» гомумдәүләт проекты кысаларында биредә төзекләндерү эшләре башланган.
— Су янында пляж җиһазланды, беседкалар төзелде, пирс тәртипкә китерелде. Парк периметры буенча яңа яктырткычлар монтажланды. Территориядә балалар өчен уен мәйданчыгы урнаштыру өчен зона әзерләнгән, ә күпфункцияле спорт мәйданчыгы әзер диярлек, — ди Даниса Зорина, Караидел районының заказчы хезмәте директоры.
Яңар паркта резина өслекле баскетбол, волейбол, мини-футбол мәйданчыгы булачак. Балалар өчен төрле таулар, карусельләр, таганнар урнаштырылачак. Шулай ук тренажер мәйданчыгы да каралган, анда заманча урам тренажерлары урнаштырылачак.
Подрядчы оешма җитәкчесе Михаил Шумихин әйтүенчә, якын киләчәктә "Прибрежный" паркы шулай булачак. Ике ел эчендә җәмәгать территориясен төзекләндерүнең гомум суммасы 16 миллион сумнан артык. Объектта барлык эшләр август ахырына кадәр тәмамланырга тиеш.
Фото: https://bash.news/