-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Балалар мәктәпне танымас та инде!

Приютово бистәсендәге балалар сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт ясау өчен 38 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Балалар мәктәпне танымас та инде!
Балалар мәктәпне танымас та инде!
Уку йорты «Мәдәният» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында яңартыла. Объектны тапшыру вакыты - агымдагы елның 1 ноябре.

Бәләбәй районы хакимиятендә 1959 елда төзелгән мәктәптә тулы ремонт бер тапкыр да үткәрелмәгән, диделәр. Балалар сәнгать мәктәбе бинасында капиталь ремонт агымдагы елның март ахырында ук башланган. Ә бүген биредә график буенча эчке эшләр дәвам итә. Өченче кат әзер диярлек, беренче һәм икенче катларда эшләр киеренке бара. Объект 70 процентка әзер.

Мәктәп җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, бинаны тышлау тәмамланган инде. Шулай ук мәктәп бинасы тирәсендәге территория тәртипкә китерелгән: коры агачлар, куаклар киселгән, бетон тумбалар алып куелган. Электр тапшыру линиясе сузу өчен баганалар утыртырган, якын арада фонарьлар тоташтырылачак. Подрядчы сүзләренә караганда, объект планлаштырылган вакытка тапшырылачак.

Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев подрядчыга темпны шактый арттырырга кирәк, дип саный, чөнки әле бик күп эш башкарасы бар. Ул район бюджетыннан сәнгать мәктәбе каршындагы мәйданчыкны төзекләндерүгә акча бүлеп бирү турында карар кабул итте.

- Иске бетон плитәләрне сүтәчәкбез һәм асфальт салачакбыз, - диде район башлыгы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: