Кушнаренко районы хакимиятендә 12 августта әлеге проектның "Эшкуарлык сәгате"ндә җентекләп тикшерелүе турында сөйләделәр. Проектның инициаторы Канлы авылында стационарның бүлекчәсе филиалын ачу мөһимлеген һәм кирәклеген раслый алган. Шәрип авылында 40 койка-урынлы стационары булган «Ышаныч-К» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге эшләп килүгә карамастан, ул шыгрым тулы һәм урыннар җитми икән.
Район хакимияте белгечләре проектны хуплаган һәм элекке мәктәп бинасыннан һәм җир участогыннан бушлай файдалануга килешүне әзерләүдә ярдәм иткән. Кушнаренко районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Руслан Гыйззәтуллин үз ягыннан әлеге проектны алга таба да озатып барырга вәгъдә иткән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый эш районда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында алып барыла.
Фото: Кушнаренко районы хакимияте сайтыннан.