Узган гасырның 70-80нче еллары көйләре астында бию кичәләре үткәрү идеясе күптән булган. Мәдәният бүлегенә, район гәзите редакциясенә бию мәйданчыклары оештыруны сорап хатлар килеп торган. Шулай, бездә үткән чорны сагыну көчле! Күп кенә ишембайлылар популяр көйләрнең дәртле хитлары астында яшьлекләрен искә алырга тели.
Быел яңартылган мәйданда ачык һавада ретро-дискотека оештыру мөмкинлеге туган. Монда килүчеләр алдында Мәдәният сарае артистлары чыгыш ясаган, ә аларның номерлары арасындагы тәнәфесләрдә кичә кунаклары яшьлекләрендәге популяр җырларны искә алып биегән. Балалар да калышмаган, биредә алар да күңел ачкан.
Оештыручылар — Мәдәният сарае хезмәткәрләре сүзләренә караганда, ретро-кичәләр һәр пәнҗешәмбе узачак. Шуңа күрә кичәне күрми калган кешеләрне бер атнадан соң биредә көтеп калалар.
Фото: wallpapertag.com