-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Төбәкара элемтәләрне ныгытабыз

«Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында сатып алынган транспортта Балакатай районы иҗат коллективлары күрше Свердловск өлкәсенә «Ата-бабалар чакыруы» төбәкара фестиваленә барды.

Төбәкара элемтәләрне ныгытабыз
Төбәкара элемтәләрне ныгытабыз


Проект Башкортстанның дәүләт һәм республика халыклары телләрен, шулай ук җөмһүрияттән читтә башкорт телен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән.

Фестиваль кысаларында республиканың атказанган халык иҗаты коллективы - «Сердәш» халык фольклор ансамбле һәм Балакатай районының «Алтын сак» вокаль ансамбле Свердловск өлкәсенең Түбән Сергеевка районы Аракай авылы милли-мәдәни комплексында концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

Тамашачылар артистларны җылы кабул итте. Сәхнәдә халык һәм эстрада җырлары яңгырады. «Сердәш» халык фольклор ансамбле «Бирнә әзәрләү» йоласын күрсәтте. Концерт «Бүләк» җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

Белянка авылыннан Сәйдә Әхтәмова Балакатай районы башкортларының тамбур чигүләре белән таныштырды.

Фото: Балакатай районы хакимиятенең мәдәният бүлеге.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: