-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яр буйлары чиста булсын!

Күгәрчен районында оештырылган "Чиста яр" акциясендә район оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре, шулай ук авыллар катнашты.

Яр буйлары чиста булсын!
Яр буйлары чиста булсын!

Акциянең максаты - Күгәрчен районы территориясендәге халык күпләп ял итә торган урыннарда сулыклар ярларын 2021 елның җәйге су коену сезоны тәмамлануга кадәр чүп-чардан арындыру һәм районның су объектларында санитар тәртипне саклау.

Акция кысаларында сулыкларның яр буе линиясен җәйге чорда җыелган чүп-чардан чистарталар. Акция су янында ял иткәндә табигатькә сак караш һәм хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерүгә юнәлтелгән.

Мондый чаралар ел саен районның барлык авыл биләмәләрендә «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелә.

Тирә-як мохиткә мәхәббәт тәрбияләү, аңа сакчыл караш – яшь буынны тәрбияләүнең аерылгысыз өлеше.
Экологик өмәләрдә һәм акцияләрдә укытучылар белән бергә балалар беркетелгән территорияләрдә тәртип урнаштырып кына калмыйлар, ә җаваплырак, кайгыртучан булуга өйрәнәләр.

Фото: srk.nationalpriority.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: