-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Калтасы районында яңа балалар мәйданчыгы ачылды

«Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында Калтасы районының Краснохолмск авылында балалар уен мәйданчыгы төзелеше тәмамланды.

Калтасы районында яңа балалар мәйданчыгы ачылды
Калтасы районында яңа балалар мәйданчыгы ачылды

Хәзер якын-тирәдә яшәүче балаларның үз уен зонасы бар - аларның актив ялы өчен менә дигән урын. Мәйданчыкта берничә төрле таган, үрмәләү өчен конструкцияләр, таулар урнаштырылган, резина өслек җәелгән. Хәвефсезлек өчен мәйданчык койма белән әйләндереп алынган.

- Төрле төсләргә буялган мәйданчык балаларны җәлеп итә. Ул куркынычсыз, ә билгеләнгән комплекс теләсә кайсы яшьтәге балаларга физик яктан үсәргә ярдәм итә. Балалар вакытны актив үткәрә ала, ә ата-аналарга уңайлы булсын өчен эскәмияләр куелды. Ышанам, мәйданчык барысына да ошады, - диде Калтасы районы хакимияте башлыгы Зәбир Габдуллин.

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: