Оештыручылар: Белорет районы хакимияте, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге һәм республика Сәүдә-сәнәгать палатасы. Чыгыш ясаучылар бизнеска дәүләт ярдәме чаралары, субсидияләү шартлары, аларны алу тәртибе, ташламалы лизинг, хокукый һәм салым нормалары, районда эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү планнары турында сөйләделәр.
Семинарда төрле өлкәләрдән 30га якын эшкуар катнашты. Теләүчеләр спикерларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды. Җир һәм милек мәсьәләләре, бизнеска ярдәм һәм яклау темалары аеруча кызыксыну уятты.
Фото: srk.nationalpriority.ru