Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты республика волонтерлык хәрәкәте үзәге һәм #яшьләр штабы белән берлектә муниципалитетлардагы волонтерлык штабларына ярдәм итү өчен «Изгелек вакыты» акциясен башлап җибәрде.
«Изгелек вакыты» акциясе автобусы Чакмагыш районына да килеп җитте.
Районның "Мы вместе!" волонтерлык штабына шәхси саклану чараларын республика волонтерлар хәрәкәте үзәге директоры Илшат Биккулов тапшырды. Ул яшьләр һәм ирекле ярдәмчеләр өчен "Социаль проектлау" темасына мастер-класс үткәрде.
"Чакмагыш районында волонтерлар командасы эшли, алар көн саен әһәмиятле вакыйгаларда актив катнаша - COVID-19га каршы көрәштә ярдәм итәләр, төрле экологик һәм социаль акцияләр үткәрәләр, якташларына ярдәм итәләр. Әлеге очрашу волонтерларның үз планнарын тормышка ашыруда, социаль проектларны әзерләүдә мөмкинлекләрен арттыра", - дип ассызыклады волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Ф. Сакаева.
Фото: fondufa.ru