1 сентябрь көнне Уфа районының Зубово авылында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Белем” мәгариф үзәген ачуда катнашты.
Уку елы башлануга багышланган тантаналы линейкада республика җитәкчесе укучыларга укуда уңышлар теләде.
- Яхшы традиция буенча 1 сентябрьдә - Белем көнендә без яңа мәктәпләрне сафка бастырабыз. Бүген дә Зубовода шушы искиткеч мәгариф үзәген ачабыз, - диде Радий Хәбиров. - Бу көнне мин барыннан да элек укучыларны котлыйм, яхшы укуыгызны телим. Сез белем алу гына түгел, ә спорт, мәдәният һәм башка өлкәләрдә үсеш алачаксыз. Кадерле укытучыларыбызның зур армиясенә дә рәхмәт белдерәм. Чөнки нәкъ менә сезнең иңнәрегездә төп бурыч - үсеп килүче буынны тәрбияләү. Бик зур рәхмәт сезгә!
Төбәк Башлыгы уку елының нинди шартларда башлануын искәртте. Шуңа күрә барлык санитар таләпләрне үтәргә, сәламәтлегеңне кайгыртырга кирәк.
Шуннан соң Радий Хәбиров “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән мәгариф үзәге эше белән танышты. Ул 640 урынлы мәктәпне һәм 160 урынлы балалар бакчасын берләштерә, ул 2021 елның июненнән эшли. Объектның бәясе 447 миллмон сум тәшкил иткән, шуның 146 миллион сумы - федераль бюджеттан.
Мәктәп директоры Павел Деркач билгеләп үткәнчә, башлангыч сыйныфлар блогының керү урыны аерым. Коронавирус инфекциясе белән көрәшү шартларында бу 1-3нче сыйныфлар өлкән сыйныф укучылары белән очрагмасын өчен укучылар агымын аерырга мөмкинлек бирә. Башлангыч сыйныфлар блогы заманча җиһазлар, балалар өчен уенчыклар, укыту һәм тәрбия чаралары белән җиһазландырылган. Кирәк булганда балалар белән логопед эшли.
Үзәкне җиһазландыру турында сөйләгәндә, Павел Деркач хәбәр иткәнчә, республика җиһазлар сатып алу өчен акча бүлеп биргән, нәрсә сатып алырга мәктәп үзе карар иткән. Бу, аерым алганда, технология кабинетларында санлы программа иларәсе белән заманча станоклар урнаштырырга, химия лабораториясен һәм компьютер сыйныфын җиһазландырырга мөмкинлек биргән.