-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Нефтекама матурлана

Нефтекамада «Торак һәм уңайлы мохит» гомумдәүләт проекты кысаларында 2021 елда "Октябрь” кинотеатры каршындагы, Ленин урамы һәм Юбилей проспекты янындагы территорияне төзекләндерү" проектын тормышка ашыру бара. 6 мең квадрат метрдан артык мәйданда масштаблы эшләр башкарыла.

Нефтекама матурлана
Нефтекама матурлана

"Октябрь" кинотеатры каршындагы мәйдан элеккечә булмаячак. Шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Светлана Дәүләтова билгеләвенчә, үзгәрешләр тыныч ял итү урынын аерым зоналау, тирә-якны яшелләндерү, коры фонтан булдыру, шәһәр өчен мәдәни-тарихи әһәмияткә ия булган «Революция көрәшчеләренә» һәйкәлен урнаштырудан гыйбарәт булачак.
«Нефтекама көннән-көн матурлана бара. Шәһәр кешеләренә ял итү өчен яңа урын барлыкка килүе сөендерә, бу исә шәһәр халкына үзләрен уңайлы һәм хәвефсез хис итәргә, саф һавада күбрәк вакыт үткәрергә мөмкинлек бирәчәк», — дип билгеләп үтте ул.
Хәзерге вакытта фонтанның касәсен урнаштыру буенча эшләр алып барыла, һәйкәл астына фундамент салынган, электр тәэминаты челтәрләрен урнаштыру тулысынча башкарылган. Тротуар плиткасы җәю төгәлләнгән диярлек, яшелләндерүгә әзерләнәләр.

Фото: gtrk.tv

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: