-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яңа йортка күчүдән дә күңеллерәк нәрсә бар!

«Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Яшәү өчен яраксыз торак фондын тотрыклы киметүне тәэмин итү» төбәк проекты кысаларында гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча максатлы республика программасы буенча Приютово поселогында 11 ике катлы күпфатирлы йорттагы (3,8 мең квадрат метр) 85 гаиләне күчерү каралган.

Яңа йортка күчүдән дә күңеллерәк нәрсә бар!
Яңа йортка күчүдән дә күңеллерәк нәрсә бар!

Приютово поселогында Беренче Май урамы, 24 йорт адресы буенча биш катлы күпфатирлы торак йорт төзелеше дәвам итә. Төзүче — «Инвестицион төзелеш компаниясе – Стронег» җәмгыяте.
Приютово хакимияте тарафыннан төзелеп килүче йортта 84 фатир алу өчен муниципаль контрактлар төзелгән.
Проектта автоном индивидуаль җылыту системасы каралган.
Бүгенге көндә фундаментлар эшләнгән, 5нче катта диварларга кирпеч салына, тәрәзә блоклары куела, фасадларны җылыту һәм штукатурлау, электр челтәрләрен монтажлау һәм диварларны штукатурлау эшләре алып барыла, өйгә инженер челтәрләре чыгарылган. Объектның төзелеш әзерлеге 70 проценттан артык. 86,1 миллион сум үзләштерелгән.
Йортны тапшыру 2021 елның 15 ноябренә планлаштырылган.

Фото: gtrk.tv

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: