+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Межгорье күркәмләнә!

Межгорье халкы кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча бөтенрусия конкурсында актив катнаша. Чөнки бу заманча иҗтимагый киңлекләр булдыру өчен бик яхшы мөмкинлек.

Межгорье күркәмләнә!
Межгорье күркәмләнә!

Нәкъ менә әлеге конкурста җиңү аркасында хәзер шәһәр территориясендә «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» төбәк проекты тормышка ашырыла.

Исегезгә төшерәбез, Межгорье – Башкортстанның иң яшь шәһәре, узган елның җәендә ул үзенең 25 еллыгын билгеләп үтте. Бүген биредә 15,5 мең кеше яши.

Шәһәр җитәкчелегендә октябрь ахырына Шәһәр төзүчеләр скверында территорияне төзекләндерү эшләрен төгәлләү планлаштырыла, дип сөйләделәр. Ерак түгел «Юность» балалар-үсмерләр спорт мәктәбе һәм почта бинасы да урнашкан. Бүгенге көндә объект территориясендә җир эшләре алып барыла. Шулай ук яктырту баганалары өчен барлык нигез элементлары билгеләнгән. Яктырткычлар, борт ташлары кую һәм тротуарны асфальтлау эшләре өлешчә башкарылган.

Шәһәр халкы яңартылган скверның ачылуын түземсезлек белән көтә.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: