-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Учалыда яңа мәктәп төзелә

Быел Учалы шәһәрендә «Мәгариф» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында дүрт катлы яңа мәктәп төзелә башлады. Тугызынчы микрорайонда 1225 урынга исәпләнгән полилингваль мәктәп төзелешен киләсе елда тәмамлау планлаштырыла.

Учалыда яңа мәктәп төзелә
Учалыда яңа мәктәп төзелә
Шушы көннәрдә әлеге мәктәпне төзү барышы белән Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Рәиф Абдрәхимов танышты.

Белем бирү учреждениесенең дәүләт заказчысы булып Башкортстан Республикасының капиталь төзелеш идарәсе, генераль подрядчы - «СУ-1» җәмгыяте тора.

Республиканың Төзелеш һәм архитектура министрлыгы белгечләре мәктәпнең мәйданы 18 мең квадрат метрдан артык тәшкил итәчәк, дип сөйләде. Дүрт катлы бинада ике спорт залы, иркен актлар залы һәм зур ашханә урнашачак. Монда уен бүлмәләре һәм өстәмә дәресләр өчен зоналар булган башлангыч сыйныфлар өчен аерым блок каралган. Ә аз хәрәкәтле гражданнар өчен пандуслар һәм лифтлар урнаштырылачак. Шулай ук проектта спорт һәм уен мәйданчыклары, мәктәп ихатасында линейкалар һәм башка тантаналы чаралар уздыру мәйданчыгы каралган.

Бүгенге көндә генераль подрядчы «А» һәм «Б» секцияләренең цоколь катларын төзүне төгәлләгән инде, хәзер төзүчеләр беренче катны күтәрәләр. Шулай ук хәзер техник идән, җир асты өлешен гидроизоляцияләү, җылылык трассасын монтажлау, футбол кырын һәм уен комплексларын планлаштыру буенча эшләр бара.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: