+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яңа остаханә ачылачак

Ул яшь белгечләрне әзерләүгә хезмәт итәчәк.

Яңа остаханә ачылачак
Яңа остаханә ачылачак

10 сентябрьдә Уфа радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм хәвефсезлек колледжында остаханәләр ачылачак.

«Яшь профессионаллар» (һөнәри белем бирүнең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру) федераль проектының «Мәгариф» дәүләт программасының «Мәгариф» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Һөнәри белем бирү оешмаларына аларның матди-техник базасының заманча таләпләргә туры килүен тәэмин итү максатларында дәүләт ярдәме» чарасын гамәлгә ашыру кысасында төзелде ул.

«Компьютер уеннарын һәм мультимедиа кушымталарын эшләү», «Әйберләр-Интернет», «Мобиль кушымталар эшләү», «Мобиль робот-техника» компетенцияләре буенча остаханәләр ачу - квалификацияле, кирәкле кадрлар әзерләү һәм регионыбызның икътисади үсеше өчен мөһим шарт. Остаханәләр студентлар белән практик дәресләр һәм уку практикалары үткәрү өчен генә түгел, ә WorldSkills Russiaның «Яшь профессионаллар» демонстрацион имтиханнарын һәм төбәк чемпионатларын әзерләү һәм үткәрү өчен, укучыларга һөнәри юнәлеш бирү чаралары һәм һөнәри белем бирү, педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү, балаларны һәм өлкәннәрне өстәмә белем бирү программалары буенча укыту өчен дә кулланылачак.

Чара кысаларында колледжны ачу һәм остаханәләрне тәкъдир итү, колледж мәйданчыклары буйлап экскурсия планлаштырыла.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: