+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бакалыда парк төзекләндерелә

Бакалы районы үзәгенең Көнбатыш микрорайонында икенче ел рәттән «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль программасы кысаларында парк зонасын төзекләндерү эшләре бара. Агымдагы елга каралган эшләр күләме 95 процентка үтәлгән.

Бакалыда парк төзекләндерелә
Бакалыда парк төзекләндерелә

262 квадрат метр мәйданда тротуар плитәсе түшәлгән, автомобильләр өчен тукталыш куелган, 2 километр озынлыктагы яктырту кабельләре салынган, территорияне яктырту өчен 71 диодлы лампа куелган, инде 19 видеокүзәтү камерасы эшли. Хәзер эш кечкенәдән калды - кече архитектура формаларын урнаштыру, ай ахырына кадәр монда ял итү өчен 3 беседка барлыкка киләчәк.

Бакалы районы хакимияте башлыгы Александр Андреев, аның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Рамил Хәйдәров, баш архитектор вазыйфаларын башкаручы Илнур Галләмов, Бакалы авыл биләмәсе башлыгы Владимир Семенов булачак парк территориясендә булды. Алар подряд оешмасы җитәкчесе белән очраштылар, башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләделәр һәм киләчәккә планнар билгеләделәр. Александр Георгиевич подрядчы Айдар Харисовның һәм аның бригадасының эшен хуплады, эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган, күләмнәр тиз һәм сыйфатлы башкарылган, дип билгеләде.

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: