-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Балтач районы мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы” ачылды

Балтач районының Штәнде, Түбән Иванай һәм Түбән Карыш мәктәпләре базасында «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» фәнни юнәлешендә эшли башлады.

Балтач районы мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы” ачылды
Балтач районы мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы” ачылды

Штәнде авылы мәктәбендә Үзәкне ачу тантанасында директор Лениза Нуретдинова билгеләп үткәнчә, «Үсеш ноктасы» гомуммәдәни кыйммәтләрне үстерү өчен мөһим: "Мәктәптә гомумдәүләт проекты ярдәмендә «Химия», «Биология», «Физика» предметлары буенча гомуми белем бирү программаларын яңартылган эчтәлеге һәм матди-техник базасы булган гомуми белем бирү программаларын гына түгел, робототехника, проект һәм дәрестән тыш эшчәнлек программаларын да тормышка ашыруны планлаштырабыз. Аның ярдәмендә безнең мәктәп укучылары, үзләре өчен яңа мөмкинлекләр ачып, һәрьяклап үсә алачак. "Үсеш ноктасы" үзәге эше мәктәп укучылары өчен сыйфатлы заманча белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтәчәк, балаларда заманча технологик һәм гуманитар күнекмәләр формалаштырырга ярдәм итәчәк, дип ышанабыз”.

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: