- Соңгы елларда мәктәпне «бишле»гә тәмамлаучылар саны арта. Өч ел эчендә әлеге күрсәткеч 13 проценттан 20 процентка кадәр артты, - дип белдерде Дүртөйле районы мәгариф идарәсе башлыгы Нәсимә Ибәтуллина. - 62 чыгарылыш сыйныф укучысы «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале белән бүләкләнде. Узган ел медаль алуга имтихан нәтиҗәләре йогынты ясамады. Быел чыгарылыш сыйныф укучылары БДИның барлык уңай нәтиҗәләре буенча медальләр белән бүләкләнде.
Ел саен төрле дәрәҗә олимпиадаларда һәм конкурсларда 3 меңгә якын укучы катнаша. Узган уку елында районда 23 фән буенча Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасы оештырылды һәм үткәрелде. Муниципаль этапта мәктәп этабында катнашучыларның гомум санының 39 проценты катнашты. Аларның 22 проценты җиңүче һәм призер булды, ә бу - 194 кеше. Төбәк этабында 9 укучы призер булды, узган ел белән чагыштырганда, 4 укучыга күбрәк. Туган телләр буенча республика олимпиадасында 5 укучы яхшы нәтиҗәләргә иреште. Безнең балалар Казан шәһәрендә узган халыкара олимпиадаларда да уңышлы чыгыш ясады.
Укучыларның фәнни проектлары конкурсында да уңышлар бар. Читтән торып үткәрелгән этапта катнашкан 10 эшнең 2се номинант булды. Бу - 5нче урта мәктәп һәм Исмаел авылы мәктәбе проектлары.
Фото: ddnews.ru