-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Һәр баланың уңышы" өчен!

«Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында Стәрлетамакта балаларга өстәмә белем бирүнең яңа урыннарын булдыру буенча чаралар тормышка ашырыла.

"Һәр баланың уңышы" өчен!
"Һәр баланың уңышы" өчен!
1 сентябрьдән техник, сәнгать, социаль-гуманитар һәм табигый-фәнни юнәлештәге өстәмә гомум үсеш программалары өчен 150 яңа урын булдырылган. Әлеге программаларны Пионерлар һәм укучылар сарае өстәмә белем бирү учреждениесе тормышка ашырачак. Моның өчен заманча җиһазлар сатып алынган.

Пионерлар һәм укучылар сарае директоры Зөлфия Баянова билгеләп үткәнчә, бу ярдәм белем бирү эшчәнлеген тагын да югарырак дәрәҗәдә алып барырга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: Виталий Григорьев

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: