-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Террорчылыкка каршы берләшәбез!

Борай районы мәдәният учреждениеләрендә "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чаралар узды.

Террорчылыкка каршы берләшәбез!
Террорчылыкка каршы берләшәбез!
Бу көнне Бесланда гына түгел, бөтен ил буенча террорчылык актлары корбаннарын, шулай ук хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен искә алалар. Авыл мәктәпләре укучылары өчен китапханә белгечләре белән әңгәмәләр, мәгълүмат сәгатьләре һәм хәтер сәгатьләре оештырылды.

Шабай авылы китапханәсендә "Онытырга ярамый!" чарасы барышында әлеге истәлекле датаның тарихы турында сөйләделәр. Шулай ук дөньяда, Русиядә террорчылыкның чыганаклары, аның нәтиҗәләре, сәбәпләре турында сөйләүче видеотасма каралды.

Әҗәк авыл китапханәсендә "Экстремистлыкка, террорчылыкка - юк!" темасына әңгәмә үткәрелде. Тыңлаучылар өч көн тәмуг газаплары, гади кешеләрнең батырлыгы, террорчыларга каршы торган спецназ сугышчыларының каһарманлыгы турында белде.

Ә Яңа Бикмәт авылы китапханәсендә "Террорчылыкка - юк" дип исемләнгән "түгәрәк өстәл" оештырылды. Әңгәмә барышында балаларга террорчылыкның нәрсә икәнлеге, хәвеф янауга каршы тору, террорчылык оешмасына эләкмәс өчен үтәлергә тиешле хәвефсезлек чаралары турында сөйләделәр.

Фото: sotnia.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: