+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Үсеш ноктасы" педагоглары уку узды

Уфа районының А.С. Пикунов исемендәге урта мәктәп базасында мәктәпләр директорлары, укытучылар, Башкортстанның барлык районнарыннан килгән үзәкләр җитәкчеләре 2021 елда табигый-фәнни һәм технологик юнәлеш буенча “Үсеш ноктасы” булдыруга багышланган республика чарасында катнашу өчен җыелды.

"Үсеш ноктасы" педагоглары уку узды
"Үсеш ноктасы" педагоглары уку узды
Республика семинары барышында укытучылар өчен химия, биология, физика, информатика дәресләрендә санлы лабораторияләр куллану буенча осталык дәресләре үткәрелде. Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2021 елда авыл җирлегендә һәм кече шәһәрләрдә 207 мәктәп яңа уку елы башына физика, химия, биология буенча “Үсеш ноктасы” эшенә старт алу өчен уку җиһазлары комплектлары алган.

Нәкъ менә Дорогино авылы мәктәбендә шул ук көнне чара кысаларында "Үсеш ноктасы" - Табигый-фәнни һәм технологик профильләр буенча мәгариф үзәге ачылды. Проект "Мәгариф" гомумдәүләт проектының "Заманча мәктәп" федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Яңа мәгариф мәйданчыклары булдыру белән беррәттән, мәктәпләргә квалификацияле кадрлар җәлеп итү мәсьәләсе дә мөһим булып кала.

- Башкортстанда яшь педагогларга, шул исәптән авылда эшләүчеләргә ярдәм программалары эшли. Бу "Земский учитель" федераль программасы, аның буенча белгеч 1 миллион сум алырга мөмкин, һәм республика Бпшлыгы Радий Хәбиров гранты 690 мең сум күләмендә, - диде яңа "Үсеш ноктасы"на килгән Дәүләт җыелышы-Корылтай вице-спикеры Эльвира Аеткулова. – Дорогино авылы мәктәбендә республика Башлыгы грантына ия булучыларның берсе - биология укытучысы Урал Ишмөхәммәтов эшли.

Фото: Уфа районы хакимияте

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: