+5 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Авыл туризмы үсеш алачак

Авыл туризмын үстерү турындагы закон киләсе елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Авыл туризмы үсеш алачак
Авыл туризмы үсеш алачак

Авыл туризмын үстерү турындагы закон кабул ителгәч, ил гражданнары табигатьтә ял итү, тарихи-мәдәни мирас һәм халык һөнәрләре белән танышу мөмкинлеге алачак.

Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитетында, хәзер Русия законында "авыл туризмы" төшенчәсе кертелә, дип аңлаттылар, ул авыл җирендә, халык саны утыз мең кешегә кадәр булган кече шәһәрләрдә ял итү, традицион тормыш рәвешенә тартылу, матди файда китермичә авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышу һәм авыл хуҗалыгы эшләрендә катнашуны күздә тота.

Шул исәптән вакытлыча урнаштыру, ял итү, экскурсияләр һәм башка хезмәтләр күрсәтүне үз эченә алган эшчәнлек Русия Хөкүмәте билгеләгән таләпләр нигезендә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр тарафыннан гамәлгә ашырылачак. Шул ук вакытта авыл туризмын үстерү һәм ярдәм итү "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе " гомумдәүләт проекты кысаларында авыл хуҗалыгын үстерү юнәлешләренә дә кертелгән.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: