+5 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яңа килүешүләр - яңа мөмкинлекләр

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында Башкортстан Республикасының 117 предприятиесе катнаша. «Урал аръягы-2021» бөтенрусия инвестицион сабантуе кысаларында гомумдәүләт проект чараларын тормышка ашыру буенча тагын ике оешма - «ЮжУралГрупп» һәм «Уфа приборлар төзү җитештерү берләшмәсе» җәмгыятьләре белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Яңа килүешүләр - яңа мөмкинлекләр
Яңа килүешүләр - яңа мөмкинлекләр

- Гомумдәүләт проектында катнашу - предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген арттыру, җитештерү ресурсларын азат итү һәм аларны үсеш проектларына җибәрү өчен яхшы ысул. Сакчыллык принципларын кертү, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү табышны, предприятиеләрнең көндәштеккә сәләтен арттырырга мөмкинлек бирә, шуның хисабына республика икътисады үсеш темпларын тизләтергә мөмкинлек бирә, — диде кул куелу тантанасында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.

Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары илкүләм проектта катнашучы предприятиеләргә җитештерү процессларын оптимальләштерергә, бурычларны үтәүгә вакытны киметергә, цехлар һәм бүлекләрнең эшен үзгәртергә ярдәм итә.

Финанс чаралары сыйфатында Сәнәгатьне үстерү федераль фондының 5 елга еллык 1 процент белән 50дән 300 миллион сумга кадәр ташламалы займ рәвешендә ярдәм каралган. Шулай ук «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашучылар табышка салым суммасын инвестицияләрне гамәлгә ашыру чыгымнарыннан 50 процентка кадәр, ләкин 2020-22 елларда керемгә каралган салымның 4,5 проценттан да артмаган һәм 2023 елдан башлап 7 проценттан да артмаган киметү мөмкинлеге ала.

Белешмә:
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елдагы указы нигезендә расланган һәм илдә ел саен хезмәт җитештерүчәнлеген 2024 елга процентка арттыру өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты турында күбрәк белергә һәм катнашу өчен гаризаны Русия Хезмәт җитештерүчәнлеге порталында бирергә мөмкин.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: