+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Юллар төзек тә, киң дә булсын

Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында, башкаланың Ибраһимов бульварында төзекләндерү эшләре алып барыла.

Юллар төзек тә, киң дә булсын
Юллар төзек тә, киң дә булсын


Әмма биредәге эшләр күпләргә ошамый. Мэриягә уфалылардан Пархоменко урамы чатында һәм Ибраһимов бульварының 84не йортына керә торган урынга кадәр юл өлешенә кагылышлы мөрәҗәгатьләр килә.

Ә юл төзүчеләр аңлатуынча, бу юл өлешен нормативка туры килерлек итеп киңәйтер өчен эшләнелә. Барлык эшләр дә дәүләт экспертизасы уңай кабул иткән проект-смета документациясенә ярашлы алып барыла.

“Ремонт вакытында бульварда автомобиль транспорты хәрәкәтендә проблемалар тууы мөмкин. Шәһәр хезмәтләре уфалылар һәм башкала кунакларыннан бу уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм маршрутларын алдан планлаштыруны сорый. Бу - вакытлыча чаралар. Нәтиҗәдә, уфалылар яхшы юл капламасы булган бульвардан йөреп сөенер”, – диләр башкала хакимиятендә.

Эшләрнең күләме зур булу сәбәпле, ремонт ике елга планлаштырылган.

Фото: ufacity.info

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: