+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бишбүләктә - яңа "Үсеш нокта"лары

Бишбүләк районының Усак-Кичү, Базлык һәм Дим авылларында гомуми белем бирү мәктәпләре базасында өч яңа "Үсеш ноктасы" үзәге эшли башлады.

Бишбүләктә - яңа "Үсеш нокта"лары
Бишбүләктә - яңа "Үсеш нокта"лары

Аларның барысының да табигый-фәнни юнәлеше бар. "Үсеш ноктасы" өчен җиһазлар һәм кирәкле барлык җайланмалар "Мәгариф" гомумдәүләт проектының "Заманча мәктәп" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында алынды.

"Үсеш ноктасы" ачылу уңаеннан районга Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Салават Харрасов килде. Алар Бишбүләк районы хакимияте башлыгы Артур Зарипов белән берлектә барлык өч мәктәптә дә булды, укучыларны һәм укытучыларны бу истәлекле вакыйга белән котлады.

"Бу үзәкләрне ачу белән балаларның биология, физика һәм химия фәннәрен өйрәнүдә яңа мөмкинлекләре барлыкка килә. Аларның район һәм республика олимпиадаларында чыгышларының нәтиҗәләре яхшы булчак", - диде Артур Зарипов.

Фото: Бишбүләк районы хакимияте

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: