+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Мишкә районында һәйкәл ачылды

Мишкә районының Чурай авылында «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында реконструкция ясалган «Кайгылы ана» һәйкәлен ачу тантанасы булды.

Мишкә районында һәйкәл ачылды
Мишкә районында һәйкәл ачылды

Бәйрәм митингында катнашучыларны Мишкә районы хакимияте башлыгы Павел Трапезников сәламләде.

Район Мәдәният сарае хезмәткәрләре, Чурай авылының Яныш Ялкайн исемендәге гимназиясе укытучылары һәм укучылары бәйрәм кунаклары өчен концерт әзерләгәннәр.

Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды һәм һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Шул ук көнне чик сакчыларына истәлек билгесе дә ачылды. Аны урнаштыру башлангычы белән Чурай авылында яшәүче Валерий Миронов чыккан.

Фото: Мишкә районы хакимияте

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: