-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яңа бакчада хәтта лифт бар!

Благовещен шәһәрендә "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында 220 урынлык балалар бакчасы төзелде.

Мәктәпкәчә учреждение яз ахырында лицензия алды, бу исә шәһәр бакчаларында урыннарга чиратны киметергә мөмкинлек бирде.

Методик кулланмалардан тыш, балалар бакчасы җиһазлар, уенчыклар һәм хәтта мөмкинлекләре чикле балалар өчен пандуслар белән җиһазландырылган. Ә тагын монда лифт бар.

Бакча 12 төркемгә исәпләнгән. Аларның дүртесе кече яшьтәге - яшь ярымнан 3 яшькә кадәр балаларны кабул итә.

Бакчаның тышкы ягы да бик матур. Уен мәйданчыгы территориясе чәчәкләр белән бизәлгән. Ботаника бакчасын төзелеш тәмамланганчы ук төзи башлаганнар.

Хәвефсезлеккә килгәндә, бакчада видеокүзәтү камералары, янгынга каршы датчиклар, хәбәр итү системасы урнаштырылган. Учреждение датчиклары янгын сүндерү частена турыдан-туры тоташтырылган.

Фото: bash.news.ru

Яңа бакчада хәтта лифт бар!
Яңа бакчада хәтта лифт бар!
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: