+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Борайлылар спорт ярата

Шушы көннәрдә районда ГТО нормативларын тапшыруның I фестивале узды.

Борайлылар спорт ярата
Борайлылар спорт ярата
Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Спорт - тормыш нормасы” проектына ярашлы, “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында Борай районында ГТО тапшыруның I фестивале узды.
ГТО нормативларын яшьләр дә, өлкәннәр дә актив тапшыра.


Районның 1нче "Гүзәл" һәм 2нче "Салават күпере" балалар бакчалары хезмәткәрләре дә читтә калмады. 11 сентябрьдә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре “ГТО” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәүдә катнашты. Һәр катнашучы төрле яшь категорияләре өчен билгеләнгән сынауларны үтәде.


“Мин мондый чараларны яратам, алар һәрвакыт күңелле үтә. Монда сүзсез дә барысы да аңлашыла – спорт сөюче кешеләр һәрвакыт уңай энергетикалы. Спорт ярышларында төрле буын кешеләре катнаша, әмма аларны шат кәеф, җиңел аралашу берләштерә", - ди фестивальдә катнашучы Гүзәл Фидарис кызы.


Спорт чарасы катнашучыларның, чыннан да, хезмәткә дә, оборонага да әзер булуын күрсәтте.

 
Фото: srk.nationalpriority.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: